16+

Казанда “Җиңү варислары” тапкырлыкта сынала

28 апрель - 10 май көннәрендә Казанда хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпуслары арасында "Җиңү варислары - СОЮЗ-2017" Бөтенроссия яшьләр җыены уза.

28 апрель - 10 май көннәрендә Казанда хәрби-спорт оешмалары һәм кадет корпуслары арасында "Җиңү варислары - СОЮЗ-2017" Бөтенроссия яшьләр җыены уза.

Бирегә Россиянең төрле почмакларыннан 14-17 яшьлек 600гә якын бала катнаша. Татарстан җыенга 50 бала әзерләгән.

Катнашучылар "Крутушка" санаториясе белән "Байтик" лагерында яши. Биредә үк алар йөзү, пычак ату, фехтование, мылтыктан ату, пейнтбол, гир күтәрү кебек ярышлар бара.

- Төбәкләрдә мондый чаралар оештыру бик кирәкле әйбер. Беренчедән, яшьләр арасында җинаять кимиячәк, икенчедән, алар сәламәт яшәү рәвешенә тартылачак. Мондый төр чараларны союздаш республикалар арасында үткәрәсем килә. Шунысы мөһим, балалар үзара ярышмый, бездә дустанә мөнәсәбәтләр, - диде Россия герое, җыенны оештыручы комитет рәисе Николай Гаврилов.

"Җиңү варислары - СОЮЗ-2017" ярышлары Россиякүләм инде XIV тапкыр оештырыла. Татарстанда исә бу бәйге әлегә дүртенче ел гына үткәрелә әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading