16+

Казанда ике төзүче һәлак була

Егылып төшкәндә эшчеләрнең берсе троска тотынып өлгергән

Егылып төшкәндә эшчеләрнең берсе троска тотынып өлгергән

Казанда төзелештә күтәрткечтән биш эшче егылып төшкән, икесе урында һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига кичә кичке алтыда Ершов урамында төзелә торган ун катлы йорт территориясендә була. Урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару отрядының коткаручылары килгән.

Ачыкланганча, төзелеш күтәрткечендә биш эшче булган. Кайсыдыр мизгелдә күтәрткеч тросы өзелеп, бишенче кат биеклегендә эләгеп кала, ә анда булган кешеләр егылып төшә.

Ике кеше шунда ук үлә, тагын икесе төрле җәрәхәтләр ала. Коткаручылар ике эшчене носилкага салып, табибларга тапшыра.

Егылып төшкәндә эшчеләрнең берсе троска тотынып өлгергән, аның ярдәмендә бишенче каттагы тәрәзә аша эчкә кергән һәм аска үзе төшкән.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading