Казанның Азино микрорайонында Илһам Шакиров исемендәге Мәдәният йорты, «Салават күпере» микрорайонында исә 700 урынлы мәдәни үзәк төзергә ниятлиләр. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов ачыклык керткәнчә, Азинодагы җир кишәрлеге хәзерге вакытта экспертиза уза. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, «Салават күпере» микрорайонында ял үзәге төзү шәһәрнең генераль планында каралган. 2015-2020 елларда шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңартуга 4,5 миллиард сумга якын акча сарыф итү күздә тотыла.
Быел шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңарту дәвам итәчәк, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрен модернизацияләү эшләре башланачак.
Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар