16+

Казанда ир-ат полицейскийга һөҗүм иткән

20 апреля 2021, 11:35
1157
0
0
Уку өчен 2 минут

Казанда талау турындагы хәбәр буенча чакыруга килгән полицейскийга пыяла шешә белән суккан ир-ат тоткарланган.

Казанда талау турындагы хәбәр буенча чакыруга килгән полицейскийга пыяла шешә белән суккан ир-ат тоткарланган.

17 апрельдә төнлә Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә талау турындагы гариза белән 43 яшьлек казанлы мөрәҗәгать иткән. Җинаять урынына килгән ППС хезмәткәрләре ике ир-атның зыян күрүчене кыйнавын һәм аннан 5 мең сум алуын ачыклаган.

"Тәртип сакчыларына карата шикләнелүчеләр шулай ук үзләрен агрессив тоткан, берничә тапкыр кисәтүләргә карамастан, сүгенү сүзләре белән җавап кайтарганнар. Өстәвенә, ир-атларның берсе көтмәгәндә полиция хезмәткәренең башына пыяла шешә белән суккан", - дип сөйләде безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгьдиев.- Шуннан соң һөҗүм итүчене богаулаганнар".

Хокук бозучылар Казанда яшәүче 36 һәм 41 яшьлек ир-ат булган. Җәнҗал куптаруда катнашы булганнарның берсен Мәскәү район суды 5 тәүлеккә кулга алган, икенчесе - Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.1 маддәсе буенча 1 мең сумга штрафка тартылган ("Хакимият вәкиленең законлы таләбенә буйсынмау белән бәйле вак хулиганлык").
Полицейскийга карата көч куллану факты буенча материаллар тикшерү комитетына тапшырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading