16+

Казанда, капиталь төзекләндерү эшләреннән соң, 1 нче Ашыгыч медицина ярдәме станциясе ачылды

Чехов урамында урнашкан 1 нче Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Бина 1985 елда төзелгән. Ул шәһәрнең Идел буе, Вахитов һәм Совет районнарына хезмәт күрсәтә. Бүген станциядә 161 хезмәткәр эшли, көн саен алардан тәүлек буе эшли торган 13 бригада формалаштырыла. Тәүлек эчендә бригадаларны 170-180 тапкыр чакырталар. Бер бригадага тәүлек дәвамында уртача 13-14 чакыру туры килә.

Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе – шәһәрнең төрле районнарында урнашкан 9 кече станция. Алар 1,2 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә. Көн саен шәһәрдә 80 ашыгыч ярдәм бригадасы тәүлек буе эшли. Бер елга ашыгыч медицина ярдәме станциясе 400 мең шалтырату кабул итә, аларның 68 меңе 1 нче кече станциягә туры килә.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading