16+

Казанда карак һөҗүм иткән әби вафат булган

 Фәйзи урамында талаучы һөҗүм иткән әбинең үлгәнлеге билгеле булды.

Казанда карак һөҗүм иткән әби вафат булган

 Фәйзи урамында талаучы һөҗүм иткән әбинең үлгәнлеге билгеле булды.

 Өлкән яшьтәге хатынның нидән үлгәнлеге әлегә билгесез. Талау белән булган вакыйга әбинең сәламәтлегенә йогынты ясаганмы, ә, бәлки,башка сәбәптәндер, әлеге сорауларга бары тик суд-медицина экспертизасы гына төгәл әйтә алачак. 

Моңарчы, "Шәһри Казан" подъезд ишеге төбендә карак егетнең олы яшьтәге хатынны җиргә егып, аның букчасын тартып алуын һәм шуннан соң качып китүе турында язып чыккан иде.

Талау вакытын видеокүзәтү камерасын теркәп калган, нәкъ менә шул язма ярдәмендә һөҗүм итүче табылган да инде. Аны участок уполномоченные таныган. Тиздән, карак тоткарланган.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading