16+

Казанда "Кырым язы" фестивале узды

18 мартта «Казан» милли мәдәни үзәгендә яшьләрнең музыкаль патриотик «Кырым язы» фестивале үтте, дип яза "Татар-информ". Чара Кырымның Россиягә кушылуының бер еллыгына багышланган Бөтенроссия акция кысаларында оештырылды.

Казанда "Кырым язы" фестивале узды

18 мартта «Казан» милли мәдәни үзәгендә яшьләрнең музыкаль патриотик «Кырым язы» фестивале үтте, дип яза "Татар-информ". Чара Кырымның Россиягә кушылуының бер еллыгына багышланган Бөтенроссия акция кысаларында оештырылды.

Фестивальдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясап, Кырым белән Татарстанны фәнни, мәдәни, рухи элемтәләр бәйли, дип белдерде.

Быелгы чараны уздыруны Студентлар лигасы тәкъдим иткән. Шулай ук башка яшьләр һәм партиотик оешмалар да кушылган.

"Казан" милли мәдәни үзәгендә Кырым рәссамнарының рәсем күргәзмәсе (В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты) һәм «Күптөрле Татарстан» (Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе) фото күргәзмәсе оештырылган иде.

Тамашачылар тавыш бирүе буенча фестивальдә Казан федераль университеты студенткасы Мария Рябова җиңү яулады. Тавыш бирүдә барлыгы 2300 кеше катнашкан.

Фестиваль кысаларында «Кырым яшьләре өчен Россиянең әдәби картасы» акциясе узды. Чарага килгән һәркем, акциядә катнашып, Татарстан турындагы китапларны Кырым китапханәсенә бүләк итә алды.



Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading