16+

Казанда күзәтү тәгәрмәче пәйда булырга мөмкин

Халык әлеге төзелешкә каршы булуын белдергән.

Халык әлеге төзелешкә каршы булуын белдергән.

Казанның Урицкий паркында 36 метр биеклектә күзәтү тәгәрмәче төзергә җыеналар. Шәхси бер инвестор башкаланың Парк һәм скверлар дирекциясенә шундый проект тәкъдим иткән.

– Иң беренче чиратта җирле халыкка мөрәҗәгать иттек, – дип белдергән дирекциянең матбугат сәркатибе Светлана Михайлова «Татар-информ»га. – Чөнки алар – паркның хуҗалары. 

Шулай итеп, халык тыңлаулары узган, җыелучыларга анкеталар таратылган. Күпчелеге әлеге күзәтү тәгәрмәчен кирәксенмәвен белдергән. Ләкин әле бу соңгы карар түгел: анкета нәтиҗәләрен дә исәпкә алып, дирекция ачык онлайн-тавыш бирү оештырырга җыена. 

Исегезгә төшерәбез, Казанда 65 һәм 55 метрлы күзәтү тәгәрмәчләре бар инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading