16+

Казанда һәм туган ягында легендар җырчыны искә алдылар

7 май көнне профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулды.

Казанда һәм туган ягында легендар җырчыны искә алдылар

7 май көнне профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулды.

Бу уңайдан Татарстанда, башка төбәкләрдә бик күп искә алу чаралары үтә. Әйтик Казанда Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, күренекле сәнгать әһелләре катнашты. Алар арасында – шагыйрь Ренат Харис, актер Ринат Таҗетдин, профессор Фоат Галимуллин, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Мирсәет Сөнгатуллин. 

Рәшит Ваһапов юбилеена багышланган бәйрәм аның туган ягы – Нижгар өлкәсенең Актүк авылында булды. Анда да Казаннан рәсми затлар һәм җырчылар катнашты.

Моңлы сандугачны зурлап, 16 май 13:30да – Казанда Рәшит Ваһапов һәйкәле янында митинг-концерт узачак. Ваһапов фестивале лауреатлары,Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов , Алмас Хөсәенов, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов һәм башкалар чыгыш ясаячак. Программада шулай ук Яшь башкаручылар конкурсы-2023 лауреатларын игълан итү дә каралган. 

Чараларга керү ирекле!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading