16+

Казанда математика, рус теле, физика һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитми

Казанда яңа уку елы алдыннан башлангыч сыйныфлар (барлыгы 50 кеше), математика (20), рус теле (10) һәм физика (6) укытучылары җитми.

Казанда яңа уку елы алдыннан башлангыч сыйныфлар (барлыгы 50 кеше), математика (20), рус теле (10) һәм физика (6) укытучылары җитми.

Шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Шәһәр күләмендә караганда, бу алай ук зур сан түгел», - дип искәртте Һидиятов.

Идарә башлыгы сүзләренчә, август ахырына кадәр әлеге вакансияләргә яңа кешеләр чакырачаклар. Әгәр алай да укытучылар җитеп бетмәсә, педагоглар кытлыгын мөгаллимнәргә йөкләмәне арттыру хисабына компенсацияләячәкләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X