16+

Казанда милли һәм төбәк гаммәви матбугат чаралары форумы уза

16-18 август көннәрендә Казанда Милли һәм төбәк гаммәви мәгьлүмат чараларының VII Форумы уза. Әлеге чарада Росиянең 19 төбәгеннән 200 делегат катнаша.

Казанда милли һәм төбәк гаммәви матбугат чаралары форумы уза

16-18 август көннәрендә Казанда Милли һәм төбәк гаммәви мәгьлүмат чараларының VII Форумы уза. Әлеге чарада Росиянең 19 төбәгеннән 200 делегат катнаша.

Бүген "Корстон"комплексында форумның пленар утырышы уза. Аннан соң танылган журналист, алып баручы, Россия телевидениясенең тарихи-публицистик программалар Дирекциясе директоры Леонид Млечиннан мастер-класс көтелә.

Форумның пленар утырышын "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ачып җибәрде. Ул форумда катнашучыларны сәламләде һәм нәтиҗәле эш көне теләде.

Форумда шулай ук Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, милли эшләр буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия журналистлар Союзы рәисе Владимир Соловьев, милли һәм төбәк матбугат чаралары җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.

Минтимер Шәймиев  фикеренчә, Россиянең төбәк гаммәви матбугат чаралары дәүләт сәясәте үзәгендә булырга тиеш. Заманча мәгьлүмати шартларда үз сүзеңне ишеттерү, югалып калмау җиңел түгел. Моңа сәләтле, кыю, үз эшенә бирелгән журналистлар гына ирешә ала.
- Мин үзем дә кайчандыр бер аягым белән шул системада идем. Үзгәртеп кору елларында, 1998 елда миңа һич көтмәгәндә Журналистлар Союзының "Көмеш нур" премиясен тапшырдылар. Бу бүләкне мин "Президент Шәймиевкә үз-үзен җиңгән өчен" дип кабул иттем. Моны чын күңелән әйттем, - диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, Роскомнадзор мәгьлүматлары буенча, Татарстанда 963 гаммәви матбугат чарасы теркәлгән. Аларның 560 е - басма матбугат чарасы,193 е - интернет басмалар, 105- радио каналлар, 93 - телепрограммалар, 12 мәгьлүмати агентлыклар. Татар телендә 146 газета һәм 56 журнал нәшер ителә. Төбәкләрдә исә 37 матбугат чарасы татар телендә чыга.
- Аларның кайберләре хәтта минем почтама килә. Аларга никадәрге күңел җылысы салынган, - диде Минтимер Шәймиев.

 

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading