16+

Казанда мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында гыйбадәт бүлмәләре эшли

Казан танк училищесы янында, танк полигонында, шулай ук «Казан экспо»да мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктларында православие вәкилләре өчен Казан еархиясе гыйбадәт бүлмәләре ачты.

Казан танк училищесы янында, танк полигонында, шулай ук «Казан экспо»да мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктларында православие вәкилләре өчен Казан еархиясе гыйбадәт бүлмәләре ачты.

Руханилар хезмәткә чакырылган татарстанлыларга рухи ярдәм күрсәтәчәк. Бүлмәләрдә иконалар, шәмнәр һәм барлык кирәкле чиркәү әйберләре бар.

Шулай ук бу бүлмәләрдә дин әһелләре кизү торачак: алар дога кылачаклар, сорауларга җавап бирәчәкләр, бу хакта Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading