16+

Казанда «Мозаффария» мөселман татар мәктәбе ачылачак

Казанда кызлар өчен «Мозаффария» мөселман татар мәктәбе ачылачак. Ул элеккеге «Мозаффария» мәдрәсәсе бинасында урнашачак. Мәктәп юридик теркәлүне узган, тиздән анда ремонт эшләренә керешәчәкләр.

Казанда кызлар өчен «Мозаффария» мөселман татар мәктәбе ачылачак. Ул элеккеге «Мозаффария» мәдрәсәсе бинасында урнашачак. Мәктәп юридик теркәлүне узган, тиздән анда ремонт эшләренә керешәчәкләр.

Мәктәптә укулар татар телендә барачак, шунда ук ислам нигезләре дә укытылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар өчен оештырылган ифтарда шулай дип хәбәр итте.

– Казанда ир балалар өчен дә шундый мәктәп ачу уе бар. Анысы Киров районында. Быел Балтач районының Бөрбаш авылында да аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайлар өчен «Ярдәм» мөселман пансионаты да ачылыр дип көтелә. Яңа уку елына 24 баланы кабул итәчәкләр. Республиканың тагын ике шәһәрендә мәктәпләр булдырырга җыенабыз, – диде ул.
Быел Казанның һәм республиканың кайбер мәчетләрендә «Без – татарлар» дип аталган өч айлык татар теле курслары узды. Әлеге түләүсез курслар алга таба да дәвам итәчәк. Алай гына да түгел, курслар өстәмә тагын берничә мәчеттә ачылачак.
Журналистлар мөфтинең ничә яшьтә ураза тота башлавы белән дә кызыксынды.
– Уразаны мәктәптә укыганда ук тота башладым. Ул кыш көне иде, сәгать 15.20дә авыз ачтык. Аны соңга калган төшке аш дияргә була, – диде ул.
Ул шулай ук Футбол буенча дөнья чемпионаты көтелүен, әлеге уңайдан Казанга мөселман җанатарлары күп килүен һәм аларга мәчетләрдә бөтен шартлар да тудырылуын билгеләп үтте.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading