16+

Казанда парковкаларның бәясе 46 сумнан артмаска тиеш

Казанда парковкаларның бәясе 46 сум булырга тиеш дип саный Россия Транспорт министрлыгы.

Казанда парковкаларның бәясе 46 сум булырга тиеш дип саный Россия Транспорт министрлыгы.

Бу хакта министрлыкның түләүле парковкалар турындагы боерыгында язылган. Әлеге бәя машиналар белән тулган парковкалар өчен тәкъдим ителә, автомобильләр саны кимү белән, бәя дә кими. Әйтик, парковка машиналар белән 89 процентка тулган очракта аның бәясе сәгатенә – 23 сум, 85 проценттан кимрәк булса, 0 сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта Казанда парковка бәясе сәгатенә 30-70 сум тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X