16+

Казанда һәр пассажир «олигарх» түгел әле

Мәскәүнең “Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты” (НИИАТ) белгечләре Казанга тормыш чынбарлыгыннан бик нык аерылган транспорт схемасы әзерләгән.

Мәскәүнең “Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты” (НИИАТ) белгечләре Казанга тормыш чынбарлыгыннан бик нык аерылган транспорт схемасы әзерләгән.

Транспорт схемасы – шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларын билгеләүче, транспорт эшчәнлеген камилләштерүче техник проект. Ул биш ел вакытка исәпләп төзелә. Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков сөйләгәнчә, НИИАТ белгечләре: “Казанның хәзерге транспорт схемасы федераль стандартларга җавап бирә, социаль, пассажирлар өчен шактый уңайлы”, – дип бәяләгән. Ләкин, җәмәгать транспорты хезмәтен оештыру пассажир автопредприятиеләренә үтә дә кыйммәткә төшә икән.

Хәлне яхшырту максатында ике вариант тәкъдим ителгән.
Беренчесе: Казанның гамәлдәге транспорт схемасын саклап калу өчен бюджеттан ел саен өстәмә рәвештә 4,5 миллиард сумга субсидияләү яки тарифларны 49 сумга кадәр күтәрү.
Икенчесе: автобусларның йөрешен метро станцияләре һәм трамвай линияләре белән генә чикләү; урамнан бер-берсен кабатлап уза торган автобуслар маршрутларын 15-20дән 4-5кә генә калдыру; автобусларның  хәзерге 60 маршрутын 48гә киметү; 300 пассажир сыйдырышлы зур автобуслар куллану; трамвайларның өч һәм метробусларның өч тизйөрешле маршрутын булдыру.

– Икенче вариантны гамәлгә ашыру өчен 15,5 миллиард сум кирәк булыр иде, бу метрополитенның ике станциясен төзергә җитәрлек акча. Автобуслар метро станцияләренә яки трамвай линияләренә кадәр генә йөрсә, кешеләр күченеп утырырга һәм тагын акча түләргә мәҗбүр булыр иде. Метрода пассажирлар санын арттырабыз, дип, мондый схемага ризалашып булмый, – диде Айдар Абдулхаков.
Мэр Илсур Метшин да НИИАТ әзерләгән проект белән килешмәвен әйтте.

– Яхшы транспорт схемасы булдырабыз, дип, тарифларны 49 сумга кадәр күтәрә алмыйбыз. Ел саен 4,5 милләиард сум субсидия алу – хыял. Татарстан Президенты Казанда юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә, яңа трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар сатып алуга ярдәм күрсәтә. Быел янә 240 яңа автобус кайта. Болары өчен дә рәхмәт! диде мэр Илсур Метшин. – Алдагы биш елга хәзерге транспорт схемасы калдырыла.

Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков пассажир автотранспорт предприятиеләренең тарифларны карауны сорап, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать юллаганлыкларын әйтте. “Бу мәсьәлә җәй ахырларында каралачак”, – диде ул. Казанда җәмәгать транспортында билет бәясе 25 сум, аны 2 сум 50 тиенгә арттыру ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading