16+

Татарстанда симфоник оркестр катнашында боз тамашасы була

Яңа ел алдыннан Казанда һәм Түбән Камада «Щелкунчик на льду с симфоническом оркестром» дигән искиткеч һәм мавыктыргыч шоу көтелә.

Татарстанда симфоник оркестр катнашында боз тамашасы була

Яңа ел алдыннан Казанда һәм Түбән Камада «Щелкунчик на льду с симфоническом оркестром» дигән искиткеч һәм мавыктыргыч шоу көтелә.

Яңа форматтагы "Щелкунчик"та берьюлы фигуралы шуу да, җанлы музыка да, балет та булачак. Аны чын симфоник оркестр катнашындагы боз тамашасы дип тә әйтергә мөмкин.

“Терәк-Опора” хәйрия фонды идарәсе җитәкчесе Мансур Хашимов мөмкинлекләре чикле балаларга, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләргә һәм махсус операциядә катнашучыларның балаларына боз тамашасына чакыру билетлары таратылачагын хәбәр итте. Моның өчен барысы 4 мең билет каралган, диде ул. Аларның яртысы инде таратылган. 

Шоуда фигуралы шуучылар белән оркестрдан кала балерина, һава гимнастлары белән акробатлар да катнашачак. Безнең боз тамашасының уникальлеге шунда: анда җанлы музыка да тыңларга һәм фигуралы шуучыларның чыгышын да карарга мөмкин булачак, диде күп тапкырлар Сербия чемпионы исеменә лаек булган Елена Йованович.

“Преображение” Мәскәү симфония оркестры директоры Тимур Гафитуллин әйтүенчә, әлеге шоудан тыш, яңа проект та көтелә. Апрель ахырында Габдулла Тукайның туган көнендә бозда “Шүрәле” дигән татар тамашасы куелачак, дип ышандырды ул.

Фото: стоп кадр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading