16+

Казанда Рудольф Нуриев һәйкәле ачылды

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды.

Казанда Рудольф Нуриев һәйкәле  ачылды

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды.

Бу сын Нуриевның “иреккә очышын”, ягъни СССРдан чит илгә китүен гәүдәләндерә. Әлеге скульптура – Россиядә Рудольф Нуриевка беренче һәйкәл.
“Зур тантана буген. Бездә Нуриев фестивале бар иде, хәзер һәйкәле барлыкка килде. Ул монда тумаса да, әнисе шушы яклардан, шуңа без аны үзебезнеке дип саныйбыз”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул һәйкәлнең авторы Зураб Церетелига һәм шәһәр хакимиятенә рәхмәтен җиткерде, дип яза Татар-информ.

Президент фикеренчә, опера театры һәм аның белән бәйле барлык уй-фикерләр әлеге скульптурада чагылыш таба. “Бу республика башкаласы өчен генә түгел, ә халыкара масштабта әһәмиятле вакыйга. Мондый кешеләр йөз елга бер генә туадыр”, - диде.

Рудольф Нуриев – легендар балет артисты. Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты була. 1961 елда Парижга гастрольләре барышында, француз хакимиятеннән сәяси качаклык сорап, СССРга кайтмаска карар кыла. Башкалада урнаша, 22 елдан Париж Операсы балетмейстеры була.
Балет остасы Рудольф Нуриев, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чакыруы буенча, 1992 елда Казанга килә. Биюче карьерасын тәмамлаган була, Казанда Концертлар залында симфоник оркестрга дирижерлык итә. Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Щелкунчик” та дирижер пульты артына баса.

Фото: Рамил Гали

Фото: Рамиль Гали

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174709/

Фото: Рамиль Гали

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174709/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading