16+

Казанда «SALVE MUSICA!» фестивале уза

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе «SALVE MUSICA!» дигән фестиваль үткәрә. Чаралар Казан, Чаллы, Йошкар-Ола һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә үтәчәк.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе «SALVE MUSICA!» дигән фестиваль үткәрә. Чаралар Казан, Чаллы, Йошкар-Ола һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә үтәчәк.

Фестивальнең Казандагы концертлары Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. 11 апрельдә Парижда узган Халыкара конкурста гран-при яулаган, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Ферулев җитәкчелегендәге Юниор-оркестр чыгыш ясаячак. Ә 13 апрельдә узачак концертта урта махсус музыка мәктәбенең классик музыка коралларында уйнаучылар һәм Светлана Устюгова җитәкчелегендәге хор катнаша.

Фестивальнең максаты - сәләтле балаларга ярдәм итү һәм Идел буе төбәге музыкантлары арасында иҗади элемтәләрне ныгыту.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading