16+

Казанда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә парковкалар ничек эшләячәк?

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин игълан итте.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин игълан итте.

Казанда урам-юл челтәре буйлап муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, шимбә көннәрендә дә бушлай эшләячәк. Эш көннәрендә түләү 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр алыначак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин игълан итте.

«Намуслы машина хуҗаларын бу яңалык белән сөендерергә телим. Без бу практиканы Яңа ел бәйрәмнәреннән соң башлыйбыз. Бу автомобильләр агымын тәртипкә китерер дип өметләнәбез», – диде шәһәр башлыгы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гыйнвар бәйрәмнәрендә муниципаль парковкалар бушлай булачак.

Мэр искә төшергәнчә, пандемия чорында Казанда эшкуарларга ярдәм итү йөзеннән муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы кертелде, ул вакытта эш көннәрендә 7:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр түләүле, калган вакытта, шул исәптән шимбә, якшәмбе һәм бәйрәмнәрдә, муниципаль парковкалар бушлай иде. Ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Ялларда паркингның түләүсез эше кече һәм урта эшкуарлыкта уңай чагылыш табачак, дип ышана И.Метшин. «Бу эшкуарлыкны, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәрен дә җанландырачак», – дип ассызыклады ул.

https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading