16+

Казанда су аллеясы ачыла

30 июль көнне 11.30 сәгатьтә Г.Камал театры бинасы каршындагы мәйданда кызыклы уен программасына корылган Су аллеясы ачылачак.

30 июль көнне 11.30 сәгатьтә Г.Камал театры бинасы каршындагы мәйданда кызыклы уен программасына корылган Су аллеясы ачылачак.

Әлеге чараның ачылышына Татарстан республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Спортның су төрләре буенча XVI чемпионатының Казандагы посолы Ирек Зиннуров та килер дип көтелә. Аллеяның үзенчәлекләренең берсе - биредә судан торган экраннар урнаштырачаклар. Алар аша Россиядәге су чыганаклары турында мәгънәле фильмнар күрсәтеләчәк. Кунаклар өчен төрле су пейзажы фонында фотога төшү мөмкинлеге дә булачак. Балаларны да аллеядә кызыклы уеннар, истәлекле бүләкләр көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading