16+

Казанда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле йолдызларының икеләтә юбилее узачак

1 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле йолдызлары берьюлы ике юбилей уңаеннан бәйрәм кичәсе уздыра. Камал театрында легендар ансамбль вәкилләре һәм тамашачылар ансамбльнең баш дирижеры, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинны һәм ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитовны юбилейлары белән котлаячак.

1 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле йолдызлары берьюлы ике юбилей уңаеннан бәйрәм кичәсе уздыра. Камал театрында легендар ансамбль вәкилләре һәм тамашачылар ансамбльнең баш дирижеры, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинны һәм ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитовны юбилейлары белән котлаячак.

Концертның беренче бүлегендә артистлар ансамбльнең “Алтын фонды”ннан иң яхшы номерларны башкарачак. Аларны әзерләүдә ике юбилярның да таланты һәм иҗади сәләтләре зур роль уйнаган. Концерт танылган “Минзәлә биюе” номеры белән ачыла, ул халык музыкасына Рәшит Мостафинның оркестровкасында һәм эшкәртүендә куелган. Тамашачылар шулай ук дәүләт ансамбленең баш дирижеры язган “Казан кызлары биюе” һәм “Кич утыру” номерлары белән дә хозурлана алачак. Программаның үзенчәлеге –Рәшит Мостафинның музыкасы белән эшкәртүендә башкарылучы нагайбәк татарларының “Егетләр биюе”.
 
Тамашачыларны А.Ключарев эшкәртүендә “Кара урман”, Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар темасына попурри, “Арча”, “Мәхәббәт җырлары” концерт пьесалары, Россия татарларының этнографик төркемнәре фольклоры нигезендә “Без – татарлар” вокаль-хореографик композициясе һ. б. сөендерәчәк.
 
Юбилярлар өчен махсус бүләкне Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясендә тәрбияләнүчеләр дә әзерли. Балалар Камал театры сәхнәсендә “Шаян бию” һәм “Әпипә” вокаль-хореографик композициясен башкарачак.
 
“Һәр кеше үз эшен тиешле дәрәҗәдә күрсәтергә тели, – дип белдерде ансамбльнең баш дирижеры Рәшит Мостафин. – Мин инде 50 елдан артык ансамбльдә эшлим, оркестрның нинди булганын һәм хәзер нинди икәнен чагыштыра алам. Мин укытучыларымның шул исәптән Александр Ключарев, Нияз Даутов, Азат Габбасов һәм башкаларның традицияләрен дәвам итәм,. Ансамбльнең бүгенге көндә ни дәрәҗәдә уңышлы эшләвен, шушы еллар эчендә коллективның профессиональ дәрәҗәсенең ничек үсүен күрсәтү теләгем зур”.
 
Икенче бүлектә ХХ гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән “Туй” музыкаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк. Әлеге хезмәтнең авторы – дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, куючы режиссер, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
 
“Туй” спектакленең сюжетын эшләү, җыр, музыка һәм инструменталь репертуарны сайлау өчен зур тикшеренү эше башкарылган. Автор тарафыннан танылган галимнәрнең, себер татарларының, шул исәптән А.Ключарев, Д.Фәйзи, М.Нигъмәтҗанов, Ф.Йосыпов, Л.Җиһаншинның фольклор җыентыклары өйрәнелгән; Ф.Вәлиев, Ф.Баязитов, Ф.Йосыпов кебек этнографларның, диалектологларның фәнни хезмәтләре каралган.
 
Спектакльнең эчтәлеге ХХ гасыр башындагы Казан һәм себер татарларына хас туй йолалары хронологиясен исәпкә алып куелган хореографик номерлар тәкъдим итә. Архивлар, документлар ярдәмендә узган гасырдагы Казан һәм Себер татарлары туйларын сәхнә вариантында мөмкин кадәр дөрес итеп күрсәтү өчен зур эш башкарылган.
 
“Туй” спектакле премьерасы өчен тарихи материаллар буенча 300 якын костюм тегелгән. Ул чор үзенчәлекләрен мөмкин кадәр яктырак итеп чагылдыру өчен оркестрга этник инструментлар сатып алынган.
 
“Мин юбилейны яхшы кәеф белән каршы алам, – ди Айрат Хәмитов интервьюда. – Чөнки яз – ул табигатьнең уянуы, мин – яз кешесе. Яз минем өчен яңалык, шуңа күрә мин хәзердән үк “Татар җыены” дигән яңа программа өстендә эшлим. Ул шулай ук тарихи фактларга нигезләнгән, архивлар белән эшләячәкбез. Планнар күп, планнарсыз яши алмыйм”.
 
Айрат Хәмитов әйтүенчә, бүген параллель рәвештә төп юбилейга әзерлек бара – 2022 елда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 85 ел тула.
 
“Юбилей – юбилей инде ул, ләкин төп бурыч – ансамбльнең 85 еллыгына әзерләнү. Бу вакыйга уңаеннан “Төрки дөнья” исеме астында яңа программа планлаштырабыз”, – дип хәбәр итте А.Хәмитов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading