16+

Казанда тхэквондо буенча Европа чемпионаты була

10-12 май көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәшчеләр сараенда тхэквондо буенча Европа чемпионаты була. Бу ике елга бер генә була торган чара.

10-12 май көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәшчеләр сараенда тхэквондо буенча Европа чемпионаты була. Бу ике елга бер генә була торган чара.

 Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, Казан өчен бу инде таныш чемпионат. Нәкъ менә бездә оештырылган ярышлар вакытында кайчандыр Олимпия уеннарына сайлап алу этабы булды.
Бу Европа чемпионатында 45 илдән, 363 кеше катнашачак. Спортчылар дүрт авырлык буенча сынаша. Соңгы көннәрдә ярышның иң кызган чагы булачак, биредә төп спортчыларның чыгышы көтелә. Татарстан исеменнән ике генә спортчы катнашачак.
Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, чемпионатны үткәрү өчен махсус электрон корылмалар алырга туры килгән. Алга таба алар Казан һәм Чаллы спортчылары көнкүрешендә кулланылачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading