16+

Казанда трамвай 4 машина белән сөзешкән. Зыян күрүчеләр бар

Казанда дүрт машина һәм трамвай катнашындагы авариядә бер кеше зыян күргән.

Казанда дүрт машина һәм трамвай катнашындагы авариядә бер кеше зыян күргән.

Әлеге хәлнең сәбәбе җәмәгать транспорты тормозының сафтан чыгуы булган, шуңа күрә машина йөртүче аны туктата алмаган һәм үз юлындагы берничә автомобиль белән сөзешкән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бу вакыйга бүген иртәнге сәгать сигездә Казанның Гвардейский урамындагы 45 нче йорт каршында килеп чыккан. Трамвайның тормозы сафтан чыккан, шуның аркасында күп тонналы транспорт калкулыктан артка таба төшә башлаган. Юлында торган дүрт машинага килеп бәрелгән.

Массакүләм авария нәтиҗәсендә "Лада" машинасы йөртүчесе зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар. Хәзер автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартларын ачыклый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading