16+

Казанда тузган тораклар кими

Аварияле торакларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерүнең тагын бер этабы башланды.

Казанда тузган тораклар кими

Аварияле торакларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерүнең тагын бер этабы башланды.

 

Быелдан 2012 елдан 2017 елга кадәр тораклары авария хәлендә дип танылган йортларда яшәүчеләрне күчерәчәкләр. Дәүләт программасы кысаларында 2025 елга кадәр барлыгы 1446 казанлы торак шартларын яхшырта алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә сөйләделәр. Казан мэры Илсур Метшин чыгышында сайлауларның тыныч, матур узуын да әйтеп узды. Ул барлык сайлаучыларга рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Дәүләт Советына республика халкының барлык гозерләрен үтәвен теләде.

Казанда 2019-2025 елларга исәпләнгән аварияле торактан күчерү программасы өчен барлыгы 893,9 миллион сум акча бүленгән. Аның 639,5 миллион сумы Торак коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек күрсәтү федераль фоныннан,ә 254,3 миллион сумы Татарстан бюджетыннан бирелгән акчалар. Тузган торактан күченү алты этапта барачак. Быелга 16 аварияле торакта яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерәчәкләр. Аларга үзләре яшәгән мәйданнан азрак булмаган тораклар тәкъдим ителәчәк. 2013 елдан алып 2017 елга кадәр Казанда 1583 фатирда яшәүчеләргә яңа торак ачкычлары тапшырылган. Бүгенгә башкалада программага кермичә калган, 2017 елдан соң авария хәлендә дип танылган тагын 45 йорт исәпләнә. Ул йортларны да шәһәр мэры кайгыртырга вәгъдә итте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading