16+

Казанда универсаль спорт мәйданчыклары саны артачак

Яшь чакларда без дә тау итәгендә футбол уйный идек. Капка урынына як-якка куелган таш, спорт җиһазыбыз - күне ертылып беткән һәм ярымшәлперәйгән туп була торган иде.

Яшь чакларда без дә тау итәгендә футбол уйный идек. Капка урынына як-якка куелган таш, спорт җиһазыбыз - күне ертылып беткән һәм ярымшәлперәйгән туп була торган иде.


Хәзерге балаларның бәхете: яхшы итеп җиһазландырылган спорт мәйданчыкларында шөгыльләнәләр. Сездә мәйданчык әле дә булса юкмы? Ул чагында тизрәк чарасын күрергә ашыгыгыз.

- Татарстан Президенты башлангычында, республикада 2013 елдан бирле «Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше» программасы гамәлгә ашырыла. Шәһәрләрдә һәм авылларда инде 671 спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Бу эшләргә республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча тотылды. Быел 120 мәйданчык төзелә, шуның 15е - Казанда, - диде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Спорт мәйданчыклары җиде вариантта төзелә:
- баскетбол-волейбол һәм күнегүләр,
- мини-футбол һәм күнегүләр,
- баскетбол-волейбол, мини-футбол һәм күнегүләр,
- мини-футбол,
- баскетбол-волейбол,
- күнегүләр,
- өслеге ясалма түшәүле хоккей тартмасы, ике киенү-чишенү бүлмәсе, 100 урынга трибуна.

Республикада 11 чаңгы базасы төзелә. Алар ел әйләнәсе файдалануга яраклаштырылган. Кышын чаңгыда яки чанада шусак, җәйге айларда велосипед һәм ролик прокатлары эшләячәк.

- Корылмалар җирле үзидарәләр карамагына тапшырыла. Казанда спорт мәйданчыклары төзелешләренә иганәчеләр дә булыша. Республика буенча предприятиеләр, эшкуарлар спорт мәйданчыклары төзелешендә һәм җиһазландыруда ярдәм күрсәтергә алына икән, без моңа бик рәхмәтле генә. Спорт мәйданчыклары үзебезнең балалар, үзебезнең яшьләр өчен бит. Корылмаларны ватуга юл куймасак иде, балалар спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт булып үссен, - дип теләде Илшат Гыймаев.

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү киләсе елларда да дәвам итә. Җирле үзидарәләр, җирле депутатлар бу мәсьәләдә максатчанрак булсыннар иде. Үз авылыңны бушка спорт мәйданчыклы итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading