16+

Казанда уртача хезмәт хакы - 54 мең сумнан артыграк

Казанда соңгы сигез айда уртача хезмәт хакы 54 мең сумны тәшкил итте.

Казанда соңгы сигез айда уртача хезмәт хакы 54 мең сумны тәшкил итте.

Бу узган ел белән чагыштырганда, 12,3 процентка күбрәк. Инфляцияне исәпкә алганда, хезмәт хакы 5,6 процентка артты.

Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 42 мең 539 сумны тәшкил итә. Әмма моннан артыграк эшләүчеләр дә бар. Әйтик, һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек өлкәсендә хезмәт хакы – 80 мең 622,5 сум, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә – 78 мең 186,5 сум, финанс эшчәнлек алып баручы оешмаларда – 69 мең 309,5 сум, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы - 66 мең 975 сум. 

Россиянең эре шәһәрләре арасында хезмәт хакы күләме буенча төзелгән рейтингта Казан җиденче урыннан алтынчы урынга күтәрелгән. Беренче урында – Красноярск (62 мең 764 сум), икенче урында - Екатеринбург (61 мең 391 сум), өченче урында - Уфа (55 мең 722 сум), дүртенче урында - Новосибирск (55 мең 438 сум), бишенче урында - Түбән Новгород (55 мең 198 сум).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading