16+

Казанда велосезон ачылды

Казанда велосипедчылар сезоны ачылды. Шул уңайдан якшәмбе көнне велоузышка 3 меңләп кеше чыкты. Алар арасында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та бар иде. Медицина хезмәткәрләре дә әлеге чарага теләп кушылдылар.

Велосипедчылар Җиңү паркыннан "Черек күл" паркына кадәр бардылар.
- Шәһәрдә велосипедчылар өчен инфраструктура камилләшә, дөрес, бу өлкәдә эшлисе эшләр бар әле. Шул ук вакытта башкалада сәламәт яшәү рәвеше алып баручывелосипедчылар саны күбрәк булган саен бу юнәлештә эшләр тизрәк эшләнер дип уйлыйм. Велосипед миңа ошый, әйбәт транспорт төре. Өстәвенә, бу әле физкультура да. Җәй көне эшкә велосипедта гына йөрергә исәбем, - ди Владимир Леонов.

15 майда велосипедчылар өчен Казан марафоны узарга тиеш, шулай ук традиция буенча "Велотөн" акциясе дә оештырырга ниятлиләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading