16+

Казанда велосипедлар урлыйлар

Башкалабызда велосипед сезоны ачылу белән урамнарда ике көпчәкле "тимер ат"та йөрүчеләр артты.

Башкалабызда велосипед сезоны ачылу белән урамнарда ике көпчәкле "тимер ат"та йөрүчеләр артты.

Күпләр велосипедны уңайлы транспорт төре дип саный, бензин кирәк түгел, бөкеләрдә утырмыйсың, сәламәтлек өчен дә файдалы. Велосипедлар күбәю белән караклар да сизгеррәк була башлады кебек. Полиция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, май башыннан алып Казанда 45 велосипедны урлаганнар. Әлеге югалган велосипедлар бәясе ярты мииллион сумны тәшкил итә, ди. Урлау очраклары күбесенчә Яңа-Савин, Идел буе районнарында теркәлгән. Йорт подъездлары төбеннән дә еш алып китәләр икән "сәпитләрне". Хәтта биккә куйганын да урлаучылар бар. Ә менә Җиңү Проспекты урамында урнашкан йортларның берсендә, фатир ишеге төбеннән хәтта бала коляскасын да урлап киткәннәр. "Хәзер кешеләрне кешеләр урлаган заманда, коляска, велосипед ише әйберләрнең югалуы гаҗәп тә түгел инде", - ди бала арбасыз калган яшь ана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading