16+

Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү үзәге ачыла

Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү өчен Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында үзәк ачыла.

Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү үзәге ачыла

Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү өчен Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында үзәк ачыла.

WorldSkills стандартлары буенча ярышлар студентлар арасында үткәрелә, шулай ук 17-23 яшьлекләр, кайбер компетенцияләр буенча 25 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Хәзердән үк Татарстан җыелма командасы кандидатларын билгеләргә һәм алар белән индивидуаль тәртиптә эшли башларга җыеналар.

Дөнья чемпионаты 50 компетенция буенча үткәрелә. Тиздән "Казан ярминкәсе" үзәге базасында барлык компетенцияләр буенча ярышлар уза. Алданрак зона этаплары үткәрелә. Сайлау алуны узучылар "Казан ярминкәсе"ндә ярышларда катнаша. Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасы составына керә һәм Мәскәү өлкәсендә Бөтенроссия чемпионатында Татарстан данын яклый. Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча илкүләм җыелма команда формалаша. Хәзер бөтен максат команда составына мөмкин кадәр күп татарстанлыны кертүгә юнәлдерелгән.

Бүген республикада мәгариф оешмалары базасында һәр компетенция буенча Татарстан җыелма командасын әзерли торган 31 үзәк ачылган. Барлык министрлыкларга да компетенцияләр беркетелгән, ә министрлыклар команданы әзерләүдә ярдәм күрсәтүче икътисадның реаль секторы предприятиеләре белән эшлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading