16+

Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә бер мең полиция иминлек сагында торачак

Яңа ел бәйрәмнәрендә бер меңнән артык полиция хезмәткәре казанлыларның иминлеген кайгыртачак.

Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә бер мең полиция иминлек сагында торачак

Яңа ел бәйрәмнәрендә бер меңнән артык полиция хезмәткәре казанлыларның иминлеген кайгыртачак.

Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Соколов шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Кеше күп җыела торган урыннарда оештырылган барлык аттракционнар һәм боз корылмаларын, техник чаралар кулланып, шартлаткыч җайланмалар куелмаганмы-юкмы икәнлеген, куркынычсызлыгын һәм файдалануга яраклылыгын тикшерәчәкләр, диде Алексей Соколов.

1-14 гыйнвар көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрдә үзәк чыршыларга өстәмә рәвештә идарә хезмәтләре территориаль бүлекләре һәм муниципаль хезмәткәрләр арасыннан парлы җәяүле постлар урнаштырылачак.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading