16+

Казанда яңа перинаталь үзәк һәм балалар хастаханәсе төзеләчәк

Казанда яңа перинаталь үзәк һәм балалар хастаханәсе төзеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә хәбәр итте.

Казанда яңа перинаталь үзәк һәм балалар хастаханәсе төзеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә хәбәр итте.

7 нче шәһәр хастаханәсе территориясендә перинаталь үзәк төзелеше якын арада башланачак. Яңа үзәк йөкле хатын-кызларга һәм яңа туган сабыйларга медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

2022 елда Гаврилов урамында 480 урынлы яңа балалар хастаханәсе һәм Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы, шулай ук "Салават күпере" һәм "Яз" торак комплексында өлкәннәр өчен поликлиникалар төзелеше башланачак.
Илсур Метшин яңа хастаханәләр төзелешен "сәламәтлек һәм балалар, өлкәннәр сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән тиңдәшсез карар" дип атады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading