16+

Казанда яңа төр светофор эшли башлады

Казанның Совет мәйданы тирәсендәге җәяүлеләр юл чыга торган урынынга җиргә светофорлар урнаштырганнар.

Казанның Совет мәйданы тирәсендәге җәяүлеләр юл чыга торган урынынга җиргә светофорлар урнаштырганнар.

Бу гадәти булмаган светофор кешеләргә тагын да игътибарлырак булырга ярдәм итәчәк, дип саный ЮХИДИ хезмәткәрләре. Җәяүлеләр чыга торган юл башларына урнаштырылган махсус сызыклар яшел һәм кызыл төстә яна. Дөрес, көн яктысында алар бик сизелми, ә менә караңгылана башлагач, бу җирдәге светофорны ачык күрергә мөмкин. Аяк астында кызыл янып торганда, җәяүлеләр кагыйдә бозмас, бары яшел утка гына чыгар, дип ышана ЮХИДИ хезмәткәрләре. Әлегә мондый светофор Казанда бер генә, аны тәҗрибә рәвешендә кулланып карыйлар. Андый светофор Мәскәүдә дә очрый. Аларны кыш көннәрендә бик кулай булмас дип күпләп куймыйлар әлегә.

Укучыларыбыз хәбәр иткәнчә, светофор инде ватылырга да өлгергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading