16+

Казанда яшәүче ир белән хатын чит ил кызларына фахишәлек бизнесын тәкъдим иткән

Ире социаль челтәрләр аша чибәркәйләр эзләсә, хатыны алга таба сөйләшүләр алып барган.

Ире социаль челтәрләр аша чибәркәйләр эзләсә, хатыны алга таба сөйләшүләр алып барган.

Казанда яшәүче ирле-хатынлы Татарстан башкаласында ял итү һәм эскорт (бай ирләрнең күңелләрен күрү) өлкәсендә эшләү өчен белорус кызларын эзләгән. Бу хакта Беларусь тикшерү комитетының рәсми вәкиле Александр Суходольский сөйләгән.

Аның сүзләренчә, 2023 елның гыйнвар һәм февраль айларында гаилә пары түбәндәге схема буенча эшләгән: ир кеше чит илдә «отышлы шартларда» эшләү тәкъдим итеп чибәрләр эзләгән, ә хатыны эш эзләүчеләр белән сөйләшүләр алып барган. 

Әйтик, зыян күрүчеләрнең берсенә ир кеше Казанда ял итү һәм эскорт өлкәсендә эш тәкъдим иткән. Аралашу барышында ул бу өлкәдә 10 елдан артык тәҗрибәсе барлыгын һәм базасында 1 меңнән артык тикшерелгән клиент турында әйткән. Аннары шикләнелүче кыз белән очрашу турында килешә һәм үзе белән дустын да алырга тәкъдим итә. Шунда ук кызларны ирле хатынлы каршы алган. Алга таба кызлар белән килешкәч, ир-ат поездга билетлар сатып алган. Зыян күрүчеләр әйберләрен җыярга китә, ә җинаятьтә шикләнелүчеләрне полиция тоткарлый.
Хокук саклаучыларга гаепләнүче әлеге бизнес белән 2022 елның җәеннән бирле шөгыльләнүен белдерә. Килешү буенча интим хезмәтләрне Казанда күрсәтергә тиеш булалар. Кайдалыгы төгәл – аныкланмый. 

Хәзерге вакытта шикләнелүчеләргә карата җинаять эше кузгатылган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading