16+

Казанда йөк машинасына ут капкан (ВИДЕО)

Казанда Себер тракты урамында «КанАвто» автосалоны янында тагын бер янгын - зур йөк машинасына ут капкан.

Казанда йөк машинасына ут капкан (ВИДЕО)

Казанда Себер тракты урамында «КанАвто» автосалоны янында тагын бер янгын - зур йөк машинасына ут капкан.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут кабина белән прицепны тулысынча ялмап алган була.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә "ШК"га хәбәр итүләренчә, янгын турындагы хәбәр 11 сәгать 39 минутта килеп ирешкән. "Кызыл әтәч"не сүндерергә ике янгын сүндерү машинасы җибәрелгән. 11 сәгать 58 минутта фура белән тагылманы (прицепны) ялмап алган утны сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, янгын белән берүзе генә көрәшә башлаган фура йөртүчесе кулларын пешергән. Фаҗиганең сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading