16+

Казанда җылылык белән тәэмин итү сезоны 20 нче апрельдә тәмамлана

Якын көннәрдә Татарстанда аномаль эссе һава торышы фаразлана.

Якын көннәрдә Татарстанда аномаль эссе һава торышы фаразлана.

20 нче апрельдә, Казанда җылылык белән тәэмин итү сезоны ябыла. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.

Агымдагы ягу сезоны 198 көн тәшкил итте. Көнлек уртача һава температурасы кимендә биш көн дәвамында +8 градустан артса, җылылык бирү туктатыла. Татарстан Гидрометеоүзәге фаразлавынча, бүген Казанда көндез +18 градуска кадәр җылыта. 23 нче апрельгә кадәр республикада аномаль эссе һава торышы көтелә – уртача көнлек температура нормадан 9-15 градуска югары булачак.

Җылылык белән тәэмин итү сезоны Казанда 5 нче октябрьдә старт алды. Билгеләнгән вакытка җылылык җибәрү өчен барлык 853 социаль объект, шул исәптән 635 белем бирү учреждениесе һәм 116 медицина оешмасы әзерләнде. Социаль өлкәдәге күп кенә учреждениеләргә җылылык аларның гаризалары нигезендә вакытыннан алда да бирелде.

Шулай ук үзәк җылыту системасы булган 5523 торак йорт кышкы сезонга җентекле әзерлек белән керде (Казанда күпфатирлы 5956 йорт исәпләнә, шуларның 433 ендә шәхси җылыту системасы урнаштырылган).

Исегезгә төшерәбез, ягу сезонына Казанда 41 км озынлыктагы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырдылар һәм реконструкцияләделәр, 1900 км озынлыктагы магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләрен пресслауны үткәрделәр. Шулай ук «Казэнерго» АҖнең өч котельные модернизацияләнде һәм ике блоклы-модульле котельный төзелде.

Киләсе җылыту сезонына Толстой урамында яңа блоклы-модульле котельный файдалануга тапшырылачак. Объект «ВКНИИВОЛТ» завод комплексы карамагындагы иске котельный урынына төзелгән. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең яңа котельные балалар бакчасына, күпфатирлы дүрт йортка һәм өч административ бинага хезмәт күрсәтәчәк.
   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading