16+

Казанда йөрәк формасында триколор ясаганнар

Гашыйклар көнендә Казан Кремле урнашкан калкулык битендә карда йөрәк формасында триколор ясап куйдылар.

Казанда йөрәк формасында триколор ясаганнар

Гашыйклар көнендә Казан Кремле урнашкан калкулык битендә карда йөрәк формасында триколор ясап куйдылар.

«Бу үзеңнең сөйгәнеңә мәхәббәт белдерү өчен генә түгел. Без, патриотик оешма буларак, үз Ватаныбызга, илебезгә мәхәббәт белдерергә һәм йөрәк формасында триколор ясарга булдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.

Һава шартлары бозылган очракта, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәсен өчен рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.

Динар Бариев сүзләренчә, триколор килешеп куелган, оешма алдан гариза биргән һәм аны хуплаганнар. Карда йөрәк формасындагы триколорның күпме ятачагы һава шартларыннан тора, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading