16+

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдергән BMW йөртүчесенә карата җинаять эш кузгатылган

Хәзер шикләнелүчене кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.

Хәзер шикләнелүчене кулга алу мәсьәләсе хәл ителә.

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп киткән Үзбәкстанда туып, хәзер безнең республикада яшәүче 19 яшьлек егеткә карата "Хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев.

Хәзер шикләнелүчене кулга алу мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
 17 октябрьдә Казанда BMW автомобиле белән идарә итүче егет ЮХИДИ хезмәткәрләре таләпләренә буйсынмаган.
 "Машинаны эзәрлекләү барышында җинаятьченең автомобилен хокук сакчылары махсус ябып куялар. Полицейскийлар шикле автомобиль янына килә, ә шул вакытта руль артында утырган ир машинасын кире борган да хезмәткәрләрнең берсе өстенә менгән, каршы як полоса буйлап качып киткән. Шикләнелүче гамәлләре аркасында ЮХИДИ инспекторы сәламәтлегенә уртача зыян килгән", - дип хәбәр итте Рафаэль Сәгъдиев.

Казанның ЮХИДИ инспекторлары кыска вакыт эчендә качып киткән егетнең шәхесен ачыклый алганнар һәм тиз арада тоткарлыйлар. Ул Үзбәкстанда туып-үскән 18 яшьлек егет булып чыккан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын һәм полиция хезмәткәренә аңлы рәвештә һөҗүм итү фактын таныган. Аңа карата административ хокук бозу турында 21 беркетмә төзелгән. Хокук бозучы теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән, моннан тыш аның үзенең дә транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading