16+

Казандагы күргәзмәдә XIV-XIX гасырларның төрле язма үрнәкләре тәкъдим ителәчәк

Кешелек үзенең әйтер сүзен, уй-фикерен югалмасын, озак саклансын өчен, бик борынгыдан, элек- электән башта ташка уеп калдырган.

Кешелек үзенең әйтер сүзен, уй-фикерен югалмасын, озак саклансын өчен, бик борынгыдан, элек- электән башта ташка уеп калдырган.

Аннары тузларга, соңрак кәгазьгә дә төшерә башлаган. Шулай итеп, язу барлыкка килгән. Һәм ходай  хикмәте, бу тиңдәшсез кыйммәтле хәзинә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Язуның әһәмияте турында сөйләп тормый да аңлашыла. Шуңа күрә дә безнең көннәрдә ул язуларны ныклап-җентекләп өйрәнүгә зур игътибар бирелә башлады. Тиздән, төгәлрәге, 17 -19 октябрь көннәрендә, Казаныбызда узачак “Европа цивилизациясе язуы тарихы һәм Россия халыкларының язу кльтурасы” дигән Халыкара  фәнни-конференция уздырылу да  шуның матур дәлиле.

Ул Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Россия Фәннәр академиясенең  Санкт-Петербургтагы тарих институты белән бергәләп оештырыла. Әлеге ике фәнни оешма менә 1921 елдан башлап нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.  

Татарстан Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты  “Европа цивилизациясенең язу тарихы” дигән интернет портал да  эшләгән. Анда төрле халыкларның төрле телләрдәге,  төрле   чорлары язу үрнәкләре җыелган. Кызыксынганнар кереп карый, өйрәнә ала. 

Башкалабызда тиздән узачак конференциягә фатиханы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быелның 3 маенда ук биргән булган. Аның эшендә Татарстан, Мәскәү, Петербург галимнәре белән бергә Казахстан,  Әзербайҗан, Үзбәкстан кебек якын чит илләрдән дә белгечләр катнашыр дип көтелә. 

Әлеге сөенечле яңалыкны Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның  язу мирасы үзәге фәнни хезмәткәре Азат Ахунов әлеге  чарага багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.  

ХIV – XIX гасырлардагы язу үрнәкләреннән  торган кызыклы күргәзмә дә эшләячәк. Анда 50гә якын гарәп язулы кулъязмалар да булачак дип кызыктырдылар галимнәр. Күргәзмәне  10 декабрьгә кадәр кереп карау мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading