16+

Казандагы мәктәпкә һөҗүм итүчедә баш мие авыруы ачыкланган

Тикшерү комитеты вәкилләре Казан гимназиясенә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевның эше турында сөйләделәр. Коточкыч җинаятьтә шикләнелүчедә баш мие авыруы булган.

Тикшерү комитеты вәкилләре Казан гимназиясенә һөҗүм иткән Илназ Галәвиевның эше турында сөйләделәр. Коточкыч җинаятьтә шикләнелүчедә баш мие авыруы булган.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Илназ Галәвиев психиатр һәм наркологта исәптә тормаган, әмма ул берничә тапкыр көчле баш авыртулары аркасында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Узган ел аңа баш миенең авыруын дәлилләүче диагноз куйганнар.

2021 ел башында Илназның якыннары аның кызу канлы һәм агрессив булуын сизә башлый. Хәзер аның хәле адекват түгел, бу тикшерү эшләренә нык комачаулый.

"Ул үзе табибларга мөрәҗәгать иткән, һәм узган ел гына да түгел, быел да. Ул чыннан да баш авыртулары белән бәйле рәвештә профильле белгечләргә йөргән. Узган елның мартында аңа диагноз куелган, әлеге медицина документациясе тикшерүчеләр тарафыннан алынган һәм белгечләр аларны өйрәнәчәк", - дип хәбәр итте Тикшерү комитеты вәкиле.

Бүген тикшерү Ильназга ике һәм аннан да күбрәк кешенең гомумкуркыныч ысул белән кылынган үтерүдә гаепләү белдерәчәк, шулай ук аны кулга алу турында хәл итәчәк.

"Бик күп санлы матди дәлилләр алынган, видеокүзәтү камераларындагы видеолар каралган һәм бу тулысынча җинаять алдыннан һәр секундны, җинаять кылу мизгелен дә билгеләргә мөмкинлек бирде", - дип хәбәр итте Тикшерү комитеты вәкиле.
Хәзер тикшерүчеләр корал сатып алуга бәйле документларны алган. Болар барысы да өйрәнеләчәк.

Искәртеп узабыз, 11 майда Илназ Галәвиев икенче дәрес вакытында дробовик дип аталган утлы корал белән мәктәпкә бәреп керә һәм анда кешеләргә карата ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше - 7 сигезенче сыйныф укучысы һәм 2 гимназия хезмәткәре һәлак булды. Тагын 23 кеше зыян күргән. Кайбер балалар авыр һәм бик авыр хәлдә.

Галәвиев үзен Алла белән чагыштырган һәм һөҗүм алдыннан моңа бәйле рәвештә махсус блог та ачкан, ә үзенең төп максаты итеп "барыгыздан да котылырга" дип атаган ул.

Фото: социаль челтәрләрдән

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading