16+

Казанга 15 мең Иран җанатары киләчәк

Иран җыелма командасы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчына килде. Иранлылар Испания командасы белән көч сынашачак.

Казанга 15 мең Иран җанатары киләчәк

Иран җыелма командасы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчына килде. Иранлылар Испания командасы белән көч сынашачак.

Чемпионатның 1нче турында Иран Марокко командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Испан командасы белән Португалия җыелмасы, киеренке рәвештә көч сынашып, үзара тигез - 3:3 исәбенә ирештеләр .

Иран җыелмасы Казанга В группасы лидеры буларак килде. Иран командасында Казан җанатарларына таныш булган -  Казанның “Рубин” командасында уйнаган Сердар Азмун да бар.

Иранлылар ФИФАда рейтингта - 37нче урында һәм бу – В группасында 3нче күрсәткеч. Португалия – рейтингта 4нче урында. Испания җыелмасы – 10нчы позициядә.
Бүген, 19 июньдә, Иран җыелмасы “Казан-Арена”да рәсми күнегүләр һәм матбугат конференциясе уздыра. Испания футболчылары да Казанга бүген килә һәм футбол кырын сынап караячак.

Иран һәм Испания җыелмалары матчы Казанда иртәгә, 20 июньдә 21.00 сәгатьтә башлана.

Испаниянең AS матбугат чыганагы хәбәр иткәнчә, Иран футболчыларына көч бирергә Казанга 15 меңгә якын җанатар киләчәк. Алар өчен махсус авиарейслар булдырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading