16+

Казанга акча санаучылар җыела

Казанда 13-14 октябрь көннәрендә финанс өлкәсендәге инновацион технологияләрнең үсеше турында фикер алышачаклар

Казанда 13-14 октябрь көннәрендә финанс өлкәсендәге инновацион технологияләрнең үсеше турында фикер алышачаклар

Россия Банкы белән Татарстан Хөкүмәте оештырачак Finopolis 2016 форумы Казанда быел 13-14 октябрьда узачак. Бу көннәрдә IT һәм регуляторларның, финанс базарының әйдәп баручы компания вәкилләре җыелачак дип көтелә. Форумның беренче пленар утырышында сүз 2026 нчы елга кадәр финанс базарының үсеш перспективалары турында барачак. Катнашучылар арасында Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, Мәскәү Биржасы идарәсе рәисе Александр Афанасьев һәм Саклык Банкы идарәсе рәисе Герман Греф булачак. Икенче утырышта исә киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү проблемалары турында сөйләшәчәкләр.

Finopolis 2016 оештыру комитетының рәисе - Россия Банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова финанс базарындагы технологияләр үсеше өчен базар һәм регуляторлар арасында даими фикер алышу кирәклеген ассызыклый. "Россия Банкы финанс базарындагы яңа технологияләрне өйрәнүгә һәм файдалануга зур игътибар бирә. Без һәрвакыт базар катнашучылары белән аралашып торабыз", - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading