16+

Укытучыларга вакытыннан алда пенсия турында канун проекты кертеләчәк

ЛДПР фракциясе депутатлары дүшәмбе көнне Дәүләт Думасына урта һөнәри белем бирү педагогларына вакытыннан алда пенсия турында канун проектын кертәчәк.

ЛДПР фракциясе депутатлары дүшәмбе көнне Дәүләт Думасына урта һөнәри белем бирү педагогларына вакытыннан алда пенсия турында канун проектын кертәчәк.

Бу хакта РИА Новости басмасына Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты башлыгы, ЛДПРдан депутат Ярослав Нилов хәбәр иткән.

Элегрәк депутат үзенең Telegram-каналында канун проекты буенча документлар бастырган иде. Үзгәрешләрне «иминият пенсияләре турында»гы Федераль канунның 30 маддәсенә кертергә тәкъдим ителә. "Канун проекты 2013 елның 28 декабрендәге Федераль канунның 30 маддәсенең 1 өлеше 19 пункты редакциясен үзгәртүне күздә тота.  Ул төп гомуми белем бирү программалары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында педагогик эшчәнлек алып барган затларга, аларда белем алучы студентларның яшьләренә карамастан, картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирүне күздә тота»,-диелә проектка аңлатма язуында.

Әлеге канун балалар өчен оешмаларда 25 елдан да ким булмаган педагогик эшчәнлек алып барган кешеләргә вакытыннан алда пенсия тәэмин итү хокукы бирә.

Канун проектының инициаторлары аңлатуынча, 2002 елда элеккеге кагыйдәләр расланганнан соң, гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучыларның урта һөнәри белем бирү оешмаларына керүчеләрнең яше 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң артты, бу һөнәри училищеларда һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 18 яшькә кадәрге балаларның процент санын киметүгә китергән. Нәтиҗәдә, әлеге һөнәри белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре педагогик стажның кирәкле дәвамлылыгын эшләми һәм вакытыннан алда пенсия тәэмин итү хокукын ала алмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading