16+

Казанга антропологлар һәм этнологлар җыелды

Башкалада 2-6 июльдә Россия антропологларының һәм этнологларының XIII Конгрессы уза.

Башкалада 2-6 июльдә Россия антропологларының һәм этнологларының XIII Конгрессы уза.

Әлеге форумны Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе, Россия Фәннәр Академиясенең Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты оештыра. Татарстан Республикасы хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәгариф һәм югары белем министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россиянең фундаменталь эзләнүләр фонды теләктәшлек күрсәтә.

Конгресс антропологларны, этнологларны һәм гуманитар белемнәр вәкилләрен берләштергән форумнар үткәрү традициясен саклый. Бу чара фәнни яктан гына түгел, ә сәяси-иҗтимагый яктан да әһәмиятле. Россиянең күп милләтле халкы алдында торган мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итү мәйданы да булып тора форум.

Безнең ил – йөзләрчә халыкларның уртак йорты. Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышларының берсендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әйткәнчә, милләтара татулык – өстенлекле эшчәнлек юнәлеше, дәүләт яшәешенең әһәмиятле шарты. Милләтара мөнәсәбәтләр – катлаулы һәм нәзберек өлкә, анда яңа мәсьәләләр чыгып тора. Әлеге мәсьәләләрне үз вакытында һәм дөрес хәл итү өчен заманча чишелеш юлларын табу кирәк.

Пленар утырышта һәм секцияләрдә Россиядә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең торышы, шулай ук Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге чорга исәпләнелгән милли сәясәт буенча дәүләт стратегиясе үтәлеше тикшерелә.

Конгресста Россиядән һәм 20 илдән хакимият органнары вәкилләре, этнологлар, антропологлар катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading