16+

Казанга Эльвира Нәбиуллина белән Герман Греф килде

Кичә кич Татарстанга эш сәфәре белән Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф килде. «Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Визитларның максаты - бүген «Корстон» үзәгендә булачак FINOPOLIS 2016 инновацион финанс технологияләре форумында катнашу. Форум кысаларында Татарстан Президенты, Россия Үзәк банкы рәисе, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе катнашында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланыр дип көтелә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Яшел Үзәнгә барачак, анда «Татарстан Республикасында яшәүче картасы»н тәкъдим итү булачак. Чара шулай ук 13 октябрьдә төштән соң планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading