16+

Казанга Җәмигъ мәчете кирәк!

Интернетта Татарстан мөселманнарының республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм Казан мэры Илсур Метшиннан Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сораган петиция барлыкка килде.

Интернетта Татарстан мөселманнарының республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм Казан мэры Илсур Метшиннан Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сораган петиция барлыкка килде.

Анда мөселманнарның елдан-ел арта баруы һәм дини бәйрәмнәрдә мәчетләргә кешеләрнең сыеп бетә алмавы турында язылган. Җәй көне гает намазын урамда да укыйлар, аңа түзеп була, ә менә кыш көне кыен булачак, диелә мөрәҗәгатьтә. Аңа 1500 кеше инде кул куйган.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренчә, республика җитәкчесе бу петиция турында белә. Җәмигъ мәчете мәсьәләсе әле өйрәнелә генә, диде ул журналистларга.
Татарстан мөселманнарының диния нәзарәтеннән алынган җавапта күренгәнчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да гает намазларында  һәр мөселман кешесен сыйдыра алырлык мәчет булдыру кирәк дигән фикердә тора.

– Интернет челтәрендә Казанда яңа Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләсен күтереп чыккан петиция турында диния нәзарәте хәбәрдар һәм аны хуплый, билгеле. Кызганычка каршы, башкалабызда җомга һәм гает намазларына теләгән һәр мөселман кардәшебезне сыйдыра алырлык мәчет әлегә юк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да шушы ук фикердә. Мәгълүмат өчен: Махачкаланың Үзәк җәмигъ мәчете үз эченә 15 мең кешене сыйдыра ала, Грозныйдагы “Сердце Чечни” җәмигъ мәчетендә берьюлы 10 мең кеше намаз укый, – ди диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X