16+

Казанга ветеран чик сакчылары җыела

Казанда 5-6 сентябрьләрдә запастагы чик сакчыларының форумы була. Әлеге чара Лаеш районындагы “Бережок” ял базасында оештырыла. 

Казанга ветеран чик сакчылары җыела

Казанда 5-6 сентябрьләрдә запастагы чик сакчыларының форумы була. Әлеге чара Лаеш районындагы “Бережок” ял базасында оештырыла. 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу турыда Татарстан республикасының сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм запастагы чик сакчыларының региональ иҗтимагый оешмасы “Чик сакчылары бердәмлеге” рәисе Альберт Сөләйманов белән аның урынбасары Айрат Абдуллин хәбәр итте.

-Безнең оешмага әле 3 кенә ел. Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы, кызганыч, кимегәннән кими. Сугыш ветераннары һәм интернационалист-әфганчылар кебек без-чик буе гаскәрләре ветераннары да яшь буында ватанпәрварлек хисләре тәрбияләү эшчәнлегенә кушылдык. Мәктәпләрдә очрашуларда булабыз. Шулай ук өлкәннәргә карата да хөрмәт булырга тиеш,-диде Альберт Сөләйманов.

-Очрашуларда укучы балаларга хәрби хезмәт турында да сөйлибез. Егет кеше хәрби хезмәткә баруны горурлык итеп тоярга тиеш,-дип өстәде Айрат Абдуллин.

"Чик сакчылары бердәмлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы узган ел түәге мәртәбә форум оештырган, анда Россиянең 25 шәһәреннән ветераннар килгән. 

-Форумда яшь буынны тәрбияләү алымнары турында фикер алышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Элекке хезмәттәшләр табыла, солдат җырларын да җырлашып утырабыз. Быелгы форумга Россиянең һәм Татарстанның инде 50 шәһәреннән килергә теләк белдерделәр,-диделәр, беравыздан, Альберт Сөләйманов белән Айрат Абдуллин.

 Иҗтимагый оешманың “Содружество пограничников” РФ сайты эшли башлый. Аның аша оешманың эшчәнлеге белән танышып барып булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading