16+

Казанга яңа 108 автобус кайтарылган

Казанның 2 нче, 4 нче һәм 9 нчы муниципаль автотранспорт предприятиеләренә яңа автобуслар кайтты.

Казанның 2 нче, 4 нче һәм 9 нчы муниципаль автотранспорт предприятиеләренә яңа автобуслар кайтты.

2016 елда автопаркны яңарту программасы шулай итеп, тулысынча үтәлде, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. План буенча 2006-2007 елгы автобуслар яңага алмаштырыла. Барлыгы 108 яңа автобус сатып алынган. Идәне түбән, шуның белән физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә хезмәт күрсәтергә уңайлы "МАЗ 203" автобусы "Евро-5" экологик класстагы двигатель белән тәэмин ителгән.

Моннан тыш, шәһәрнең электр транспорты да яңартыла бара. 2016 ел башыннан шәһәргә 22 трамвай вагоны һәм 49 троллейбус кайтартылган. Ел азагына кадәр тагын яңа 21 троллейбус көтелә. Башкала автопаркын яңарту 2017-2018 елларда да дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading