16+

Казанга...черкиләр һөҗүм итә

Шәһәр халкы үз территориясен канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртә.

Шәһәр халкы үз территориясен канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртә.

Бу җәйдә Казанда черкиләр һөҗүме күзәтелә. Алардан котылу өчен шәһәр халкы махсус санитар эшкәртүчеләргә мөрәҗәгать итә башлаган. Шундый хезмәт күрсәтүче бер компания башлыгы сүзләренә караганда, көн саен хезмәткәрләр биш-ун заявка башкара.
"Күрәсең, канэчкеч бөҗәкләрнең үрчүенә һава торышы уңай йогынты ясаган, дымлылык алдагы елларга караганда күпкә күбрәк. Ә черкиләр җылы һәм дымлы һаваны ярата», - дип билгеләп үтте КФУның зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев.

Эксперт сүзләренә караганда, июль ахырында - август башында иркенрәк сулыш алырга мөмкин булачак, аларның саны кимиячәк.
"Кешене ана черкиләр гына тешли. Кан эчкәннән соң, алар үрчи башлый. Аталанган ана күкәйләрен суга сала. Үрчү өчен черкиләр бик күп энергия сарыф итә, шуңа күрә кан суыручылар кыска вакыттан соң һәлак була", - дип ассызыклады КФУ эксперты.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading