12 июнь - Россия көне. Бу көн 1994 елны Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, Россия көне дип йөртелә башлый.
Казанлылар өчен әлеге бәйрәм шоу-мен Тимур Родригез, «Сомоцветы» ансамбле чыгышы һәм зур салют белән истә калачак.
«Казан Кирмәне» музей тыюлыгы
10.00-18.00 - Россия тарихына багышланган квест
(Иң күп дөрес җавап җыючыларга музейга бушлай билет бирәләр)
11.00 - «Я - гражданин России! Мин - Татарстан баласы!»
(14 яше тулган балаларга беренче паспортларын тапшыру тантанасы)
«Манеж» күргәзмәләр залы
15.00 - «Республика тарихы - гаилә тарихы күргәзмәсе»
(Россия ЗАГС идарәсе 100 еллыгына багышланган чара)
«Манеж» белән Кол Шәриф мәчете арасында
16.00 - Бәйрәм концерты
Барлык чараларга да керү ирекле
Кремль Яр буе
14.30 - «Энергия рока» фестивале ярым финалы
(«Мураками», «Большой Куш», ВИА, «Волга-Волга» төркемнәре чыгышы көтелә)
18.00 - «Танцуй добро» иҗат фестивале
19.30 - Зур концерт чарасы
(Мәскәүдәге концерттан туры трансляция)
22.00 - Бәйрәм салюты
«Крылья советов» паркы
10.00-15.00 - Спорт ярышлары, концерт һәм балалар рәсеме конкурсы
Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы
10.00-15.00 - Татарстанның халыклар дуслыгы ансамбле бәйрәм концерты
10.00-12.00 - "Яшел фитнес"
Урицкий исемендәге парк
10.00 - 15.00 - «Без бергә», «Чья-то жизнь уже не мелочь» чаралары, төрле мастер-класслар
"Кабан" күле
9.00-12.00 "Әти, әни, мин - балыкчы гаилә"
Комментарийлар