16+

Казанлылар 11 майда фаҗигадә зыян күрүчеләр өчен иганә акчасы күчерә ала

 Россия Кызыл Хачы 175-нче номерлы Казан гимназиясендә һәлак булганнарның һәм фаҗигадә зыян күрүчеләрнең гаиләләре өчен иганәләр җыюын дәвам итә.

 Россия Кызыл Хачы 175-нче номерлы Казан гимназиясендә һәлак булганнарның һәм фаҗигадә зыян күрүчеләрнең гаиләләре өчен иганәләр җыюын дәвам итә.

Акча җыю Россия Кызыл Хачы тарафыннан Саклык банкы белән берлектә оештырылган. Зыян күрүчеләр өчен акчаларны «Саклык банкы.Онлайн» кушымтасы, банкоматлар, терминаллар һәм банк офислары яки Россия Кызыл Хачы сайты аша күчереп була. Күчергән очракта комиссия алынмый.

Зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләгән шәһәр халкына акчаларны шикле счетларга күчерү куркынычы турында искә төшерәләр. Иганәләрне рәсми, тикшерелгән фондларга җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы буенча ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды, шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин иганә ясады.

175-нче номерлы гимназиядә фаҗига 11-нче майда булды. Атыш нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды – 7 бала һәм ике өлкән кеше, 23 кеше хастаханәгә озатылды.

https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading